Search results
- Чынлап та, балаларның талантын ачу, сәләтен үстерү, алар өчен төрле конкурслар оештыру бигрәк тә эре шәһәрләрдә үзе бер акча эшләү индустриясенә әйләнеп бара. // Source: http://kiziltan.ru/
- Хәзерге вакытта чит илдәге “шоу” ларга ияреп, бездә дә олылар белән беррәттән балалар өчен матурлык конкурслары уздырыла башлады. // Source: http://kiziltan.ru/
- Тик нәниләр өчен тәгаенләнгәне “Матурлык һәм талант бәйгеләре” дип аталуы белән генә аерыла шикелле. // Source: http://kiziltan.ru/
- Талант дигәннән, журналист булып эшли башлаган гына чагымда, 90 нчы еллар башында бик популяр бер төркемгә кушылып әырлап йөрүче биш яшьлек кызчык белән танышырга туры килгән иде. // Source: http://kiziltan.ru/
- Чынлап та, үз яшенә караганда бик үткер, көчле тавышлы, чатнап торган бала иде ул. // Source: http://kiziltan.ru/
- Танылган әырчылар белән беррәттән сәхнәгә чыгып, тамашачы алдында чыгыш ясарга сабыйга нинди талант, күпме ихтыяр көче, сәламәтлек кирәклеген күз алдына китерүе кыен түгел. // Source: http://kiziltan.ru/
- Кызын шулай концертларда катнаштырып йөртү өчен бар көчен салган әнисе дә моны яхшы аңлагандыр, мөгаен. // Source: http://kiziltan.ru/
- Тик шулай да сәхнә уртасына чыккан нәни кызчыкның битендәге макияжны күрүгә күпләр “аһ” иткәндер. // Source: http://kiziltan.ru/
- Ясалма озын керфекләр, каләм сызылган һәм тышкы почмакларына кадәр уклар ясалган зур күзләр, күз кабагында ялтыравык күләгә, куе кызыл иреннәр — бала битен алыштырып куйганнармыни, сабыйларга хас самимилек, беркатлылык бөтенләй юкка чыккан. // Source: http://kiziltan.ru/
- Бәләкәй генә башына кирәгеннән артык кабартылып ясалган прическасы да нәни кызчыкны көлке хәленә калдыра иде. // Source: http://kiziltan.ru/